Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә чыкмадылар. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 2 кеше коткарылган, 3 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
23.12.2013 ел 01.13 Апас МР, Мазиково авылы, Камал урамы, терлекчелек комплексы ООО СХП «Свияга».
Ут терлекчелек комплексның каравылчы йортында чыга. Йорт беркатлы, бүрәнәле. Мәйданы 45 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1971 елгы каравылчы мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
23.12.2013 ел 03.37 Чистай шәһәре, Бутлерова урамы 39 нчы йорт.
Ут бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1950 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
23.12.2013 ел 06.22 Түбән Кама МР, Камские Поляны шәһәр тибындагы поселок, 2/32 йорт.
Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1955 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
23.12.2013 ел 15.29 Түбән Кама шәһәре, Мира проспекты, 23 нче йорт.
Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 8 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 2 кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.