Хисап чорында 47 546 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 37 725 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 71% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 29,4%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 25,7%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 23,8%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 3,9%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,4%, башка сәбәпләр аркасында-15,8%.
Үткән атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 12 секунд тәшкил итте, белгечнең сөйләшү вакыты уртача 1 минут 16 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 216 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 535 чакыру килгән.