Чыршыны дөрес бизәгез!

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә!

    Янгын чыгу очракларын булдырмас өчен, электр гирляндаларын ничек кулланырга:

-       чыршыны җылыту җиһазларыннан ерак беркетегез;

-       тиз янучы материаллардан ясалган уенчыклар элергә тырышмагыз;

-       чыршы янында шәмнәр кабызмагыз;

-       сертификациясе булган сыйфатлы гирляндалар гына кулланыгыз;

-       йорттан чыгып киткәндә, йоклар алдыннан гирляндаларны сүндерергә онытмагыз;

-       балаларга гирляндаларның уенчык түгел икәнен аңлатыгыз;

Янгынга каршы чаралар турында алдан уйлагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International