Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан.

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 12 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 10 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күрде. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 21 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, 2 тапкыр ДТПга,  башка чакырулар буенча 5 тапкыр.

22.12.2013 ел. 10.18 Менделеевск шәһәре, Пионерская урамы, 2 А йорты, җиһазлар фабрикасы.

Торбалар кисә торган һәм саклый торган җиһазлар цехында ут чыга. Мәйданы 250 кв.м. Һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

22.12.2013 ел 15.22 Казан шәһәре, Пушкин урамы, 17 йорт, “Старый амбар” кафесы

Ут кафеның пешерә торган бүлмәсендә чыга. Мәйданы 5 кв.м. Һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – электр җиһазлар кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен дөрес үтәмәү.

22.12.2013 ел. 21.08 Яшел Үзән шәһәре,  Гоголя урамы, 56 йорт

Ут дүрт бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 9 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1967 елгы ир- ат мәетен табалар. Тагын 9 кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International