Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан «Татарстан Республикасы Янгын күзәтчелеге» Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесе бүлекчәләре гарнизон хезмәткәрләре белән берлектә балалар ялы объектларын тикшерүгә керештеләр. Гамәлдәге лагерьларга гына түгел, ә республикада яшәүче яшьләрне кабул итәргә әзерләнүче лагерьларга да аерым игътибар бирелә.
Нурлат муниципаль районында Түбән Кама янгынга каршы хезмәт отрядының Кычытканлы авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Галиуллин Р. Р., шулай ук күзәтчелек органнары һәм янгын-коткару гарнизоны вәкилләре кергән ведомствоара комиссия Яңа Әмҗә торак пункты янында яңа төзелә торган «Заречный» балалар лагерен ачуга әзерлекне бәяләде.. Менә-менә беренче кунакларны кабул итәчәк объектта тикшерү махсус якын килү белән узды.
Белгечләр объектның янгынга каршы торышын бәяләү буенча комплекслы чаралар үткәрделәр, шул исәптән лагерьны янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын да тикшерделәр. Комиссия лагерь территориясендә урнаштырылган дүрт яңа янгын гидрантын җентекләп карады. Тикшерү "янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының торышын исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча инструкция" нигезендә үткәрелде.
Шул ук вакытта республиканың икенче башында — Алексеевск муниципаль районында —«Имән» балаларны савыктыру лагеренда профилактик чара уздырганнар.
Лагерь персоналына — тәрбиячеләргә, вожатыйларга, техник хезмәткәрләргә — янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерделәр. Мондый очрашуларның максаты зурларга мәгълүмат бирү генә түгел, ә балалар өчен җаваплы һәр кешедә штаттан тыш ситуациядә ничек эш итәргә кирәклеген төгәл аңлау.