Шәмәрдән отряды коткаручылары Саба районы укучылары өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

4 нче Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре (штп Шәмәрдән) Саба муниципаль районында яшь буын белән профилактик эш алып баралар. Чара Шәмәрдән авылындагы лицей базасында узды. Коткаручылар укучылар өчен язгы чорда да көнкүрештә, урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик әңгәмә оештырдылар. Белгечләр су объектлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, юка бозга чыгу очрагындагы гамәлләргә аерым игътибар бирделәр, шулай ук ашыгыч хезмәтләрнең номерларын искә төшерделәр.

Әңгәмә интерактив форматта узды: балалар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм үзләренең тормыш үрнәкләре белән уртаклаштылар. Чарада барлыгы 25 кеше катнашты, шуларның 23 — балалар. Һәр тыңлаучыга тормыш иминлеге буенча белешмәлек тапшырылды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларны куркынычсызлык нигезләренә өйрәтү өлкәннәрдән башлануын искәртә. Бала белән даими рәвештә ашыгыч хәлләрдә үз — үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерларын - «101» һәм «112» кабатлагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International