Хисап чорында белгечләр тарафыннан 47381 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 37392 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 59% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 30,1%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 29,0%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 24,4%, ТКХ мәсьәләләре буенча – 3,5%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,8%, башка сәбәпләр аркасында – 11,2%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 09 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 15 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 195 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 484 чакыру килгән.