ТР КЧСПБ утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеге турында фикер алыштылар

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Киңәшмә эшендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм регионның язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды. Муниципаль берәмлекләр гадәттәгечә комиссия утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, язгы ташу фаразы – борчулы, чөнки көчле ташу ихтималы зур: кыш дәвамында яуган явым-төшем күләме климат күрсәткечләреннән артып киткән. Үткән еллардагы язгы ташулар гидротехник корылмаларның торышы канәгатьләнерлек булмау, елгалар суларын чистарту һәм турайту буенча чаралар үткәрү зарурлыгы, ярларны ныгыту һәм тирәнәйтү эшләре белән бәйле проблемалы мәсьәләләрнең булуын ачыклады.

Җирле үзидарә органнарына һәм оешмаларга язгы ташу белән бәйле мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә һәм нәтиҗәләрен йомшартуга юнәлдерелгән оештыру-гамәли һәм контроль чаралар комплексын үтәүне тәэмин итү йөкләнде.

Рөстәм Нигъмәтуллин искәрткәнчә, язгы ташуның начар сценарие булуы ихтимал. Ул вакытта су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 218 торак пункт, 5 700 торак йорт, 9 социаль әһәмияткә ия объект; 55 автомобиль юлы участогы һәм 28 автомобиль күпере эләгергә мөмкин.

Шуңа күрә, фаразлар начар булганда, муниципаль районнарга югары әзерлек режимына күчәргә кирәк булачак, су баскан очракта – кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына. Утырышта язгы ташуга кадәрге бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International