Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр - яз һәм көз көннәрендә уза. Сигнал «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» - бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавыш күтәрүче элемтә, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чараларының өзек-өзек кычкырулары ярдәмендә бирелергә мөмкин.
Тавыш көчәйткечләрдән килгән мәгълүматны ахырга кадәр тыңларга яки кичекмәстән телевизорны (беренче мультиплекс каналлары) яки ашыгыч хәбәрне тыңлау өчен радионы кабызырга кирәк.
10:40 һәм 10:45 сәгатьләрдә - электр сиреналарын һәм сөйләм сиреналары җайланмаларын кабызу (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә);
10: 43 - сөйләм хәбәрен трансляцияләү өчен теле-һәм радиоканалларны эләктереп алу.
Халыкны тынычлык сакларга сорыйлар.
Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк. Хәзерге вакытта Татарстанда халыкка хәбәр итүнең яңа төбәк системасын төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.