Дип хәбәр итте бүген ТР Россия МЧС баш идарәсе күзәтү эшләре идарәсе башлыгы, эчке хәзмәт подполковнигы Максим Трущин яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык тәэмин итүгә багышланган брифинг вакытында.
Бу көннәрдә янгын чыгу очраклары 1\3 тапкыр арта. 2012 елның 1 декабреннән 2013 елның 31 гыйнварына кадәр республикада 625 янгын чыгу очрагы теркәлгән. 64 кеше хәлак булды, 56 – төрле тән җәрәхәтләре алды, пожар зарары барлыгы 88 млн сум тәшкил итте.
Профилактик тикшерүләрнең төп максаты – янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозу очркларын ачыклау гына түгел. Шулай ук эшмәкәрләрнең янгын чыгу очрагында коткару чаралары белемнәре тикшерәләчәк.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов бүген Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр махсус янгынга каршы режим булдыру турында Указга кул куйды.
Бу период эчендә пиротехника куллануы тыела:
- Промышленность объктларыннан 1000 метрдан ким ераклыкта.
- Торак йортлардан, масса-күләм кеше булу урыннарда 300 метрдан ким ераклыкта.
Указ Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары башлыкларын пиротехника киң таралуы һәм куллану вакытында янгын чыгу куркынычызлыгы тәэмин итүен таләп итә.
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә, махсус янгынга каршы режим вакытында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү очракларында, штраф икеләтә арта.