Барлык Республика һәм отряд горурлыгы

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

    “Танеко” ААҖ (Тубән Кама) саклау Татарстан Республикасы беренче Федераль янгын сүндерү хезмәтчелеге отрядына керүче 92нче пожар часте ике тапкыр Идел буе федераль округында беренчелекне алды, ә бу елны “Россия ФПС иң яхшы янгын сүндерү часте” Бөтенроссия конкурсында җиңүче булып чыкты.

    Шәхси состав профессиональ әзерлек дәрәҗәсе отрядта гына түгел, республика рамкаларында да призлы урыннар алуын тәэмин итте. ПЧ бүлмәләре өр яңа Россия һәм Европа янгын сүндерү җиһазлары белән комплектланган. Барлыгы пожар частендә 7 заманча пожар машинасы бар, кайбер моделләре республика өчен бөтенләй сирәк. Күнегүләр өчен частьтә махсус гамәли-пожар спорт комплексы булдырылган.

    “92нче пожар часте Татарстан Республикасы Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге беренче отряд янгын сүндерүчеләре өчен горурлык билгесе булып тора. Бу иң яшь, заманча җиһазланган, яхшы әзерләнгән специалистлар составы булган бүлекчә, һәм һичшиксез Россиянең иң яхшы янгын сүндерү отряды исеменә лаек”, - дип белдерде отряд башлыгы Алексей Шаповалов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International