Хисап чорында 45990 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 36597 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 58% ка якыны керә.
Мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 32,0%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 28,6%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 26,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,5%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,2%, башка сәбәпләр аркасында-9,0%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 12 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 23 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 124 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 432 чакыру килгән.