Хисап чорында ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү белгечләре тарафыннан 50472 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 38914 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 58% ка якыны керә.
Мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 34,3%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 29,0%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 24,2%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,7%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,3%, башка сәбәпләр аркасында-8,5%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 18 секунд тәшкил итте, белгечнең сөйләшү вакыты уртача 1 минут 26 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 130 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 586 чакыру килгән.