Ирекле янгын сүндерү отрядлары кабат ярдәмгә килә

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

    8 декабрьдә Питрәч районы Богородицкий поселогында шәхси мунча яна. Беренче булып ярдәмгә район “Кощаково” ДПО ирекле янгын сүндерү отрядлары килеп җитте.

    Отрядлар килүенә ут бинаның эчке өлешен генә каплап алган иде. Утның якындагы йортларга сикерү мөмкинлеге булмады. Эчтә кеше булмавы турында мәгълумат алгач, ут чыгу урынына пожар шлангыннан агымты җибәрергә команда бирелде. Барлыгы 3 м2 түшәм һәм стена обшивкасы янып бетте. Коткарылган милек 70.000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International