Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.
Әгәр дә товар сыйфатыннан шикләнәсез икән, аңардан баш тартуы яхшырак.
Пиротехниканың төп фальсификация билгеләре:
- Тышында исеме, куркынычлык дәрәҗәсе турында мәгълумат, эксплуатация срогы, ясалу урыны реквизитлары булмавы.
- Сертификаттагы һәм тышындагы исем һәм реквизитлар туры килми.
- Сертификат копиясе эшләнеп бетмәгән.
Куллану алдыннан фейерверкларны дөрес саклау турында уйларга кирәк. Иң яхшы шартлар – уттан һәм газдан ерак булган коры һәм салкын урын.