Бүгенге көннән алып 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар ике тапкырга арттырылды. Бу хакта бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин хәбәр итте.
«Татар-Информ» МА мәйданчыгында янгынга каршы махсус режим эшли башлау турындагы мәгълүматны халыкка җиткерү өчен брифинг оештырылды. Беренче эш итеп, Максим Трущин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә узып баручы елда янгыннар белән бәйле статистиканы тәкъдим итте.
Пиротехника эшләнмәләреннән янгын чыгу ихтималын киметү максатларында пиротехниканы куллану буенча сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, юллар чикләреннән 30 метр чикләрендә чикләүләр кертелә.
Шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдә пиротехник эшләнмәләр куллану өчен мәйданчыклар булдырырга тәкъдим ителде. 24 декабрьгә 41 муниципаль берәмлектә гражданнар пиротехника эшләнмәләрен җибәрү өчен 880нән артык җайлаштырылган мәйданчык булдырылган. 2024 елда республика территориясендә шундый 1060 мәйданчык булдырылган.