Хисап чорында белгечләр тарафыннан 43481 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 35824 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 58% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: медицина ярдәме күрсәтү турында – 36,1%, полиция юлламасы буенча – 28,7%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 22,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,6%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,6%, башка сәбәпләр аркасында-8,3%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 08 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 16 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 95 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 283 чакыру килгән.