2025 елның 28 ноябреннән 4 декабренә "Хезмәт-112" эше йомгаклары

2025 елның 5 декабре, җомга

Хисап чорында 43477 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 35814 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 57% ка якыны керә.

Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: медицина ярдәме күрсәтү турында – 34,7%, полиция юлламасы буенча – 30,3%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 22,1%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,5%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,5%, башка сәбәпләр аркасында - 8,9%.

Узган атна нәтиҗәләре буенча җавапны көтүнең уртача вакыты 06 секунд, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшүенең уртача вакыты 1 минут 13 секунд тәшкил итте.

"Хезмәт-112" психологлары абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 119 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 247 чакыру килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International