- Җиңүемә һаман ышанып бетә алмыйм – дип уртаклаша фикерләре белән Илгизәр Зәләлүтдинов, ТР ПЧ-71 ФГКУ 7 ФПС отряды янгын сүндерүчесе, эчке хезмәт өлкән прапорщигы, “Россия Федерациясе МЧСы иң яхшы янгын сүндерүчесе” конкурсы җиңүчесе. - Миннән беренче урын гына таләп иттеләр. Идарә “знатоклары” үз чиратында миңа бик зур ярдәм күрсәттеләр.
Һәркөн теория һәм практика күнегүләре үтәргә, атна саен экзамен бирергә туры килде. Күнектем инде. Һәм финалда махсус авырлыклар очратмадым – дип раслады җиңүче. - Һәрвакыт яхшы физик формада булу минем өчен күнегелгән эш. Миңа яхшы остазлар белән эш итәргә туры килде, гамәли-пожар спортындагы уңышларым өчен мин аларга рәхмәтлемен. Алардан туплаган тәҗрибәне бездән хәзер инде яшь буын ала.
Без бергә эштә дә, бәйрәмдә дә. Төрле тормыш шартларында бер беребезгә ярдәмгә киләбез. Бу безне берләштерә.
Эчке хезмәт өлкән прапорщик Илгизәр Зәләлүтдинов шәхси делосыннан:
Коллегалары һәм отряд җитәкчелеге арасында хөрмәткә ия. Яшьләр аңарга киңәш сорап киләләр.Тәҗрибәле хезмәткәрләр аның белән киңәшләшәләр. Аның мәктәбен үткәннәрнең күбесе җитәкче урыннарын алды.
Профессия буенча мин радиоинжинер. Пожар частендә радиодело күнекмәләре шулай ук кирәкте. Радио һәм сигнал җиһазларын үзем төзәтәм.
90-нчы елларда авыр вакытлар башланды. Вакытлыча янгын сүндерү частенә эшкә кердем. Ул вакытта юлымны бу өлкәдә дәвам итәрмен дип уйламаган да идем.
Минем дежур вакытыма күп кенә масштаблы пожарлар туры килде. 90-нчы еллар уртасында агач ТЮЗ бинасы тәмам янып бетте диергә була, Кожгалантерея фабрикасы; шулай ук төрле зур ангарлар, складлар януы турында бик күп мөрәҗәгать килде. Еш чакта янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен бер карау җитә.
Хәзерге вакытта да йортларның үз үзенчәлекләре бар. Пластик һәм башка шундый материаллар белән бина стеналарын каплау модага керде. Мондый материаллар янган чагында кеше өчен бик агулы төтен бүлеп чыгара.
Эчке хезмәт өлкән прапорщик Илгизәр Зәләлүтдинов шәхси делосыннан:
Илгизәр Зәләүтдинов күп кенә зур янгын сүндерүләрендә катнашты: 2011 елда Дәрвишләр бистәсендә тулай торак йортында янгын сүндерүендә, 2012 елда Крутушка поселогында 3-катлы бинада коткару һәм янгын ликвидацияләү эшләрендә ГДЗС звеносы составында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Элегрәк алган “күренекле хезмәт өчен” медальләреннән соң, “Россия МЧС иң яхшы янгын сүндерүчесе” Илгизәр Зәләүтдинов өчен иң югары исем булды. Туплаган тәҗрибәсен ул яшь коллегаларына гына түгел, профессия өлкәсендә әтиләре юлын сайлаган 2 улына да калдыра.
Эш вакытыннан соң Россия МЧС иң яхшы янгын сүндерүчесе барлык дөнья фикердәшләре белән үз куллары белән җыелган радиоприемник яки радиопередатчик аша аралашу белән мавыга.
Руслан ФАТХУТДИНОВ – РФ ТР ГУ МЧС пресс-службасы