Ныгып бетмәгән бозда беренче һәлакәт

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

    Кичә Актаныш районында Старица елгасында боз ярылу нәтиҗәсендә 2 балыкчы һәлак булды.

    Хәбәр Актаныш районы ЕДДС диспетчерына Глонасс +112 системасы буенча 21.19 сәгатьтә килде.

    Соңыннан билгеле булганча, ул кичне 2 (1989, 1978 ел) ир-ат сәгать 8дә Старица елгасында элегрәк куелган балык тоту ятьмәсен алу өчен ярдан 120 метр юл үтеп боз астына төшеп китәләр. Боз калынлыгы барлыгы 5-6 см гына тәшкәл итә һәм 2 кеше авырлыгын чыдый алмый ярыла.

5 минуттан соң пожар частенең дежур каравылы һәлакәт урынына килеп җитте. ТР ПЧ-103 ФПС бүлеге командирлары Ахметов Навафис Анисович һәм Галиев Радик Расулович, “Казанка - 4” көймәсе һәм Яр Чаллы №6 ЗПСО коткаручылары ярдәме белән һәлак булган балыкчыларның гәүдәләре ярга чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International