Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. 15 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 3 кеше һәлак булган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 10 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, югалган кешене судан эзләү – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.
24.11. 2013 ел 19.05 Яшел Үзән МР, Түбән Вязовой шәһәр тибындагы поселок, Куйбышев урамы, 75 нче йорт
Ут беркатлы шәхси йортта чыга. Мәйданы 30 кв.м. Утны сүндергән вакытта коткаручылар, 1952 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
24.11. 2013 ел 22.53 Ютаза МР, Каклы Күл авылы, Речная урамы,
Ут төзелеш вагонында чыга. Мәйданы 12,5 кв.м. Янгында ике кеше һәлак була, 1977 елгы хатын – кыз һәм билгесез ир-ат. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
24.11.2013 ел. 01.00 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок, Волга елгасы.
Икенче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары судан 1941 елгы ир – ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганың сәбәбе ачыклана.
24.11.2013 ел. 21.19 Актаныш МР, Актаныш авылы, Старица елгасы
Кичә ярдан 120 м. ераклыктан боз астына ике балкычы төшеп, батып үлде. Фаҗига урынына беренчеләрдән булып 103 нче янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре килә, алар 1989 елгы ир-ат мәетен табып чыгаралар. Тагын бер балыкчыны, икенче көнне генә табалар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.