Татарстан ГТХМ хезмәткәрләре «тынлык минуты» Бөтенроссия акциясендә катнашачак

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

«Тынлык минуты» Бөтенроссия акциясе Хәтер һәм кайгы көненә – Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган. 2025 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бер үк вакытта бөтен Россия буенча бер минут тынлык, бер минут кайгы игълан ителә. Бөтен ил буйлап бер минутка тормыш туктап кала-кешеләр баш ияләр һәм ХХ гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алалар. Вакыт очраклы гына сайланмаган — нәкъ менә шушы минутта 1941 елның 22 июнендә эфирга нацист Германиясенең мәкерле һөҗүме турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгать чыккан.

Хәтер һәм кайгы көне-1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышының төп өлешенә әверелгән Бөек Ватан сугышы башланган 1941 елгы фаҗигале вакыйгаларны искә алу көне ул. 
Гомуммилли бер минут тынлык барышында:
- телевидение һәм радио, кабельле каналлар эфирында тапшырулар өзелә (каналлар Эфирны өзү ысулын үзләре сайлый, шул исәптән Игорь Кириллов тавышы язмасын куллануны да).;
- сәүдә үзәкләрендә кассалар эшләүдән туктый;
- җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр туктый;
- Рус Православие Чиркәвенең барлык храмнарында да кыңгыраулар яңгыраячак.

Акциягә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең бу көнне тәүлеклек кизү торучы оператив бүлекчәләре дә кушылачак. Көндезге 12 сәгатьтә дежур смена төзеләчәк, бүлекчә башлыгы чыгышы булачак, шуннан соң 12: 15 сәгатьтә бер минут тынлык игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International