Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
14 июнь кичендә Казан шәһәренең кайбер районнарында уңайсыз метеоязмалар комплексы узу нәтиҗәсендә көч трансформаторларында авария хәлендәге сүндерүләр булган.
Электр энергиясе өзелүгә Казан шәһәренең Салмачы, Яңа Салмачы, Вишневка һәм Привольный торак массивлары һәм Питрәч муниципаль районының гомуми халык саны 7 мең 877 кеше булган Көек авылы эләккән. Казан шәһәренең Киров районындагы «Заречье» подстанциясендә кулланучыларны сүндерү булмаган. 15 июнь иртәсендә электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылган.
Энергосистеманы авария хәлендәге сүндерү нәтиҗәләрен бетерү турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм «Сетевая компания» АҖ генераль директоры урынбасары - техник директоры Альмир Латыйпов хәбәр итте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов катнашты.