Бүген Казанның Киров районындагы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясе укучылары алдында 4 класс укучысы Савелий Васин чын геройга әверелде. Быел март аенда ул Югары Ослан районының Ключищи авылы янында Идел буенда балыкчының боз астына төшеп батуын күргән. Малай югалып калмаган һәм бу хакта тиз генә әнисенә хәбәр иткән, ә ул 112 номеры буенча барлык кирәкле хезмәтләрне чакырткан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының килгән хезмәткәрләре 52 яшьлек ир-атны судан коткарган.
Бүген гимназиягә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Родионов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова килде. Алар ата-аналарга һәм гимназиянең педагогик коллективына актив тормыш позициясе булган Чын гражданинны дөрес тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. 4 нче сыйныф укучысына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орловтан Рәхмәт хатлары тапшырылды.