Россия янгын күзәтчелегенең 376 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Казанда бүген Россия янгын күзәтчелеге оешуга 376 ел тулуны билгеләп үттеләр. Батырлык күрсәткәннәрне бүләкләү, һәлак булганнарны искә алу, ветераннарны хөрмәтләү һәм яшь хезмәткәрләрнең ант итүе булды. 
Тантаналы митинг Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль стела янында узды. Чарада Янгын сагы ветераннары, һәлак булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов җитәкчелегендәге җитәкче состав катнашты.
Тантана Гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге чараларны үстерүдәге һәм камилләштерүдәге казанышлары өчен янгыннан саклауның алдынгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләү белән дәвам итте. Бүләкләрне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Орлов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International