Бүген Казанда Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә үз бурычларын батырларча үтәгән катнашучылар истәлегенә митинг узды. ЧАЭСтагы фаҗиганең 39 еллыгы кысаларындагы чара гадәттәгечә Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге сквердагы мемориаль комплекс янында узды. Чернобыльлеләр һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Мэрия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Әлеге һәлакәтне бетерүдә бер миллионнан артык совет гражданы катнашкан, шуларның 3,5 меңнән артыгы Татарстаннан. Хәрби комиссариатлар аша Татарстаннан 2700 дән артык кеше чакырылган.
Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм үлүчеләр турында бер минут тынлык белән искә алдылар. Мактаулы каравыл мемориал итәгенә кызыл розалар кәрзине салды.
Чернобыль һәлакәтен бетерүчеләргә хөрмәтле кунаклар, шул исәптән ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко да, истәлек комплексына кызыл канәферләр салды.