Бүген Татарстанда, Россиянең спорт башкаласы Казанда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кубогын ачу тантанасы булды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 18 субъектыннан иң көчле командалар катнаша, алар өч көн эчендә төп трофей иясен гомуми зачетта өч спорт дисциплинасында – 100 метрлы каршылыклы полосаны узу, штурм баскычыннан күтәрелү һәм икебәйге нәтиҗәләре буенча билгеләячәк.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгатен Рафис Хәбибуллин яңгыратты.
Ярышларның беренче көненең беренче яртысында ир-атлар штурм баскычыннан күтәрелүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Көннең икенче яртысында хатын-кызлар арасында Йөз метрлык киртәләр аша үтүдә иң көчлеләрне ачыкладылар.
Исегезгә төшерәбез, Россиянең спорт календаре буенча иң әһәмиятлеләре арасында үз урынын алган бу спорт төрендә илнең төп кышкы стартларын Кунакчыл Казан инде алтынчы мәртәбә кабул итә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең укыту-тренировка манежында киеренке көрәштә үзләренең осталыкларын, характерларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтергә әзер булган 450 гә якын иң көчле спортчы җыелды.