Бүген Казанда янгын сүндерү-коткару спорты буенча Россия ГТХМ Кубогы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Өч көн дәвамында 400 дән артык көчле спортчы киеренке көрәштә үзләренең осталыкларын, характерларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Тантанада хөрмәтле кунаклар катнашты: 
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча территориаль органнары җитәкчеләре Советы рәисе эчке хезмәт генерал-лейтенанты Валерий Синьков, 
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының физик әзерлек һәм спорт үзәге башлыгы Сергей Егоров, 
ярышларның баш судьясы, бөтенроссия категориясе судьясы Олег Деревицкий, 
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.
 
Россия Федерациясенең 18 субъектыннан иң көчле командалар гомуми зачетта төп трофей өчен өч спорт дисциплинасында – каршылыклар аша 100 метрлы полосаны узу, штурм баскычыннан күтәрелү һәм ике төр ярышта көч сынаштылар.
 
Әмма бу өч көндә дә спортчылар шәхси призлы урыннар өчен генә көрәшеп калмады, барлык нәтиҗәләр дә команданың уртак копилкасына тупланды.

Һәм, ниһаять, бүләкләү өчен янгын сүндерү-коткару спорты буенча 2025 елгы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кубогының команда зачетында җиңүчесе һәм призерлары чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International