Республика Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында язгы ташуга һәм табигый янгыннарга әзерлек турында фикер алыштылар

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

    Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
    Ул хәбәр иткәнчә, язгы ташу үсеше сценарие начар булганда, су басу зонасына 218 торак пункт, 13,4 мең кеше яшәгән 5700 торак йорт, 55 автомобиль юлы участогы, 28 автомобиль күпере һәм 9 социаль әһәмиятле объект эләгергә мөмкин. Өстәвенә, 8 торак пункт су басу нәтиҗәсендә киселергә мөмкин.
Әгәр югарыда күрсәтелгән фаразлар тормышка ашса, муниципаль районнарга югары әзерлек режимына күчәргә, ә кирәк булганда кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим ителә.
    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, Татарстанда кыш карлы һәм язгы уртача температура аркасында язгы ташу тыныч булыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International