12 ноябрьдә Алабуга тармагындагы Казан-Богородицкий территориясендә урнашкан бинаны Казан епархия идарәсенә тантаналы тапшыру чарасы узачак

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

    Рус Православие Чиркәве Татарстан Метрополиясе Казан епархиясе идарәсендә 12 ноябрьдә 09.30 сәгатьтә «Всероссийское добровольное пожарное общество» (ТРО ОО «ВДПО») иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы бүлеге Алабуга тармагындагы Казан-Богородицкий территориясендә урнашкан бинаны Казан епархия идарәсенә тапшыру турында килешүгә кул куелды.

    Тантаналы чарада Казан метрополиты һәм Татарстанский Анастасий (Александр Метлин) һәм «Всероссийское добровольное пожарное общество» Үзәк Бөтенроссия Совет иҗтимагый оешмасы рәисе Михаил Михайлович Верзилин катнашты. Тапшыру церемониясенә Россия ТР МЧСы баш идарәсе җитәкчелеге, ТРО 00 ВДПО Советы вәкилләре һәм башка шәхесләр чакырылды.

    БЕЛДЕРҮ:

    Алабуга Казан-Богородицкий хатын-кызлар монастыре 1868 елда төзелә. Революциядәнсоң монда Наркомпрос балалар шәһәрчеге һәм 150 монахтан торган җәмгыять урнаша. 1928 елда монастырьне ликвидацияләү турында карар кабул ителә. Бөек Ватан Сугышы вакытында һәм 1949 елга кадәр монастырь территориясе тоткыннар лагере урыны ролен үти.

    1993 елда монастырь бүлмәләренең кайбер өлеше яңадан Казан епархиясенә бирелә, ә 1995 елда яңадан монахлар җәмгыяте торгызыла. 1967 елда монастырь территориясендә Алабуга ТРО 00 «ВДПО» участогы өчен җир бүленә. Хәзерге вакытта монах корпусларында ремонт эшләре башкарыла.

    2013 елда ВДПО җитәкчелеге бинаны монастырьга тапшыру турында карарын кабул итте һәм киләчәктә монахлар җәмгыятенә пожар чыгу куркынычсызлыгы өлкәсендә актив ярдәм курсәтуен белдерде. Тапшырылган бина базасында киләчәктә монастырьның пожар куркынычсызлыгы үзәге булдыралачак. Анда укыту, лекцияләр һәм бшка чаралар алып барырга планлаштырыла.

    БЕЛЕШМӘ:

    Верзилин Михаил Михайлович – эчке хәрби хезмәт запасының генерал-лейтенанты. СССР ГУПО МВД оргстрой бүлеге инспекторыннан Россия МЧС гражданнар оборонасы һәм махсус янгын чыгу куркынычсызлыгын саклау Департаменты директорына кадәр юл үтте. Батырлык, 2нче дәрәҗә “Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен” кебек дәүләт һәм идарәчелек орденнары иясе. 2011 елда Бөтенроссия ирекле Пожар җәмгыяте Үзәк Советы рәисе булып сайланды.


    ВИЗИТ ПРОГРАММАСЫ:

9.30 - 10.30        - Анастасий хакиме белән очрашу. Килешүгә кул кую.

10.30 - 12.00      - Күзәтү экскурсиясе.

12.00 - 13.00      - Обед.

13. 30 - 15.30     - Раиф ирләр монастыре ДПКсын карау.

15.30 - 16.30      - Махсус Республика мәктәбен карау. ППС ТРО ВДПО командасы белән очрашу.

16.30 - 17.30      - РФ МЧС ТР ГУда очрашу.

     Альтернатив вариант:

12.30 - 13.30     - Манеж. ТРО ВДПО командасы, РФ җыелма вәкилләре һәм ППС тренерлары белән очрашу.

14.00 - 15.00     - РФ МЧС ТР ГУда очрашу.

15.30 - 16.00     - Унверсиада авылы ДПКсын карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International