2нче ТР Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге отрядларының 13 подразделение вәкиле көч сынау сәбәбеннән Әлмәт шәһәрендә очрашты. Ярышлар кече, урта һәм өлкән яшь төркемнәре арасында узды. Беренче этап ачыш церимониясе бетүгә башланып китте.
100 метр киртәле араны үтү һәм өйрәнү манарасына штурм баскычыннан менү – кече яшь төркеме конкурсантлары өчен махсус кыенлык тудырмады. Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашуга карамастан һәм нибары 1.5 ай гамәли-пожар спорты белән шөгелләнүче Санжар Содиков “штурмовка”да иң яхшы нәиҗәләр күрсәтте. Аның киләчәктә һичшиксез икенче отряд рәтләрен тулыландырырга мөмкинлеге бар дип әйтеп була.
Урта һәм өлкән яшь төркемнәре шулай ук үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Өлкәннәр арасында һәр этапта беренче урынны Татарстан җыелма төркеменнән Илья Афанасьев яулады.
Ярышлар профессионал коткаручылар чыгышы белән тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча 100 метр киртәле араны үтү этабында беренче урынга 77 Ямаши янгын сүндерүчесе Александр Бурганов билгеләнде. ПЧ-23 «Татнефтегазпереработка» вәкилләре Динар Габдрахманов һәм Ульфат Маснавиев исә икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Штурм баскычыннан манарага беренче Нурлатның ПЧ-73 Владимир Кожеманов менде. Аның артыннан ерак калышмыйча Ульфат Маснавиев (ПЧ-23 Мактама),ә җиңүчеләр санын Александр Бурганов (ПЧ-77, Ямаши) йомгаклады.
Гомуми зачетта барлык төркемнәр арасыннан Әлмәттән ПЧ-15 төркеме бүленеп чыкты. Маврино ПЧ-81 төркеме икенче ә Кичуй ПЧ-27 өченче урыннарын алдылар. Йомгаклау тантанасында барлык җиңүчеләргә медаль, грамоталар һәм акчалата призлар тапшырылды. Җиңүчеләр тиздән Казанда республика масштабында узачак гамәли-пожар спорт ярышларда катнашу өчен икенче отряд рәтләренә кушылачак. Конкурсларның башы ноябрь уртасында көтелә.