Актанышта янгынга каршы көрәш профилактика чаралары узды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

    Актаныш муниципаль районында “Жилище-2013” дип исемләнгән күзәтү һәм профилактика операциясе үткәрелде. Яр Чаллы шәһәренең Аняково авылы янгын сүндерү отряды Качкиново авылы шәхси йортларының янгынга каршы системалары хәле сыйфатын тикшерде. Янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре ярлы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга һәм инвалидларга визит ясады. Тикшерү азагында махсус игътибар пожар куркынычсызлыгы, җылыту һәм энергия белән тәэмин итү системаларына бирелде. Шулай ук, авыл халкы белән янгын чыгу куркынычсызлыгы темасына кагылган әңгәмә узды.

    Янгынга каршы көрәш профилактикасы эшләре зур игътибар таләп итә.  Һәрбер кеше бу сорауның мөһимлеген аңласа һәм таләпләрен үтәп торса, кеше гомере күпләтә җиңеләя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International