Казаннан Ерак Көнчыгышка гуманитар ярдәм

2013 елның 4 ноябре, дүшәмбе

    Бу көннәрдә Казаннан су басудан зыян күргән Ерак Көнчыгыш өлкәләренә гуманитар йөкнең беренче партиясе җибәрелде. “Всем миром” дип исемләнгән хәйрия акциясендә башкаланың 97 оешмасы катнашты. Гомуми тырышлык белән натуралата һәм акчалата барлыгы 8 млн. сум җыелды. Транспортировканы Санкт Петербург шәһәренең “Деловые линий” компаниясе тәкъдим итте.

    Казан белән Хабаровск арасы 8 мең км. тәшкил итә. Атна эчендә җыелган 15 тонна гуманитар йөк билгеләнгән урынга 14 ноябрьгә кадәр барып җитәргә тиеш. Ә коткаручылар отрядлары зыян күргән урыннарда әлегә су басу нәтиҗәләре ликвидацияләү эшләрен алып бара. Салкыннар җиткәнче шактый эш башкарырга кирәк: нәрсәне коткарып була – коткарырга, тормыш өчен мөһим шартларны тәэмин итәргә, юлларны төзәтергә һ.б.

    Бәла күргәннәр өчен иң авыры – нормаль тормыш шартларын кайтару өметен югалтуы. Мондый авыр вакытларда барлык өмет ярдәмчел һәм ваемсыз булмаган халыкка юнәлә. Табигать шулай Ерак Көнчыгыш чыдамлыгын һәм Казан характерын сынап карарга булды. Мондый очраклар кешеләрне берләштерә. Авыр вакытта ядәмгә килгән Көнчыгыш хәрби округ һәм МЧС хезмәткәрләре, барлык илдән җыелган волонтерлар, акчалата тәэсир һәм транспорт тәкъдим иткән оешмалар һәм башка ваемсыз булмаган ярдәм күрсәткән кешеләр аерым рәхмәткә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International