Иң яхшы Россия МЧС дәүләт янгын күзәтчелеге дознователе исемен Идел буе региональ үзәге вәкиле яулады

2013 елның 1 ноябре, җомга

     Казанда “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге инспекторы” һәм “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге  дознавателе” исеменә бөтенроссия конкурсларының финал этабы тәмамланды. Ярышлар 28 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барды. Җиңүчеләр санында Россия МЧС Идел буе региональ үзәгеннән ОД УНД ГУ Россия МЧС Киров өлкәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Владимир Шамов булды.

    Финал этап Казанда беренче тапкыр үткәрелде. Ярышлар субъектив, региональ һәм бөтенроссия этаплаыннан тора һәм ел саен Россия МЧСы янгын күзәтчелеге инспекторлары һәм дознователләре эшен яхшырту максатыннан алып барыла.

    Конкурс комиссиясе башында Россия МЧС күзәтү эшләр Департаменты директоры урынбасары, полковник Сергей Павлович Воронов торды. Финал өч өлешкә бүленде – практик һәм 2 теоретик.

    Катнашучыларга шулай ук конкурстан тыш тирда коралдан ату осталыкларын күрсәтергә туры килде. Бу этапта Киров шәһәреннән эчке хезмәт капитаны Марина Кнутова җиңүче булып чыкты. Ул шулай ук янгын булган йортта практик бирем үтәгәндә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге  дознавателе” этабында өченче урынны яулады. Икенче урын Россия МЧС Мәскәү шәһәре ОНД ГУ эчке хезмәт капитаны Илья Бершовка бирелде. Ә җиңүче урынына Киров шәһәреннән Владимир Шамов лаек булды.

    “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге инспекторы” конкурсы нәтиҗәләре буенча урыннар болай билгеләнде:

    1 урын – Россия МЧС Омск шәһәре ООГПН һәм ОПБ УНД ГУ өлкән инжинеры, Россия МЧС СРЦ эчке хезмәт капитаны Артем Шатохин;

    2 урын – Алексей Паньшин, эчке хезмәт майоры, Дәүләт янгын күзәтчелеге ФГКУ “Россия МЧС №5 ФПС махсус идарәсе” бүлеге баш специалисты;

    3 урын – Россия МЧС Мәскәү шәһәре 3нче САО ГУ ОНД район идарәсе инжинеры, эчке хезмәт капитаны Николай Луганский;

    Россия МЧС Күзәтү эшләре Департаменты директоры урынбасары, административ тәҗрибә һәм хокук өлкәсен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, полковник С.В. Воронов Татарстан Республикасы МЧС баш җитәкчелеген “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге инспекторы” һәм “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге  дознавателе” исеменә бөтенроссия конкурсларының финал этабын үткәруендә ярдәм курсәткән өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International