Балалар өчен ачык ишекләр көне

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

    Минзәлә муниципаль районы Кузембетьево авылы “Березка” балалар бакчасы чыгарылыш группалары өчен Яр Чаллы шәһәре янгын сүндерүчеләр отряды янгын чыгу куркынычсызлыгы темасына кагылышлы мероприятия оештырды.

    Нәни кунакларга часть буенча экскурсия үткәрелде. Балалар янгынга каршы төрле көрәш җиһазлары белән танышты, пожарникларның ничек хезмәт алып баруы һәм буш вакытта ничек ял итүләре турында белделәр.

    Экскурсия барышында балалар белән янгын чыгу куркынычсызлыгы һәм янгын чыгу очракларында ни эшләргә кирәге турында профилактик әңгәмә алып барылды. “Кызыл машина” кабинасына утырып руль әйләндерергә рөхсәт булгач малайлар тәмам танга калдылар. Экскурсия азагында барлык янгын сүндерү частеннән кунакларга сувенир – пожар машинасы моделе бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International