Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко унҗиде яшьлек Диана белән сигез яшьлек Сабинаның акыллы колонка һәм мобиль күпертелгән бассейн турындагы яңа ел хыялларын тормышка ашырдылар.
Кызлар Казанда яшиләр. Үзләренең теләкләре турында алар «теләкләр елкасы» сайтында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында яздылар. Аларның теләкләре язылган открыткаларны җитәкчеләр Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алдылар.
Кызларның гаиләләренә шулай ук ведомство календарьлары тапшырылды.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан башлап бөтен Россия буенча башланып китте һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Акцияне оештыручылар һәм башкаручылар тырышлыгы белән алты ел эчендә балаларның 210 меңнән артык яңа ел теләге үтәлде.
Быел акция 2024 елның 15 ноябрендә башланды һәм 2025 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.