30 октябрьдә сәгать 9да Россиянең иң яхшы инспекторлары Казан ЦУМ сәүдә йортында җыелды. Катнашучылар 2 кешеле төркемнәргә бүленде һәм аларга кирәкле информацияле документлар өләшелде. Аларны өйрәнүгә барлыгы 1 сәгать бирелде. Аннары командалар кураторлары белән һәр үз маршруты буенча юллады.
Конкурсантларга тикшерү эшләрен җиңеләйтү өчен фотоаппарат һәм башка җиһазлар белән куллануы рөхсәт ителде. Ут сүндергечләреннән янгын чыгу саклагыч пультына кадәр, һәр бүлмә – бер нәрсә дә тикшерүсез калмады. Сәүдә йорты хезмәткәрләренә четерекле сорауларга җавап бирергә туры килде. Гомумән алганда, бары да яхшы, ләкин, шулай да тикшерү вакытында берничә кимчелек ачыкланды.
Безнең ярышларның системасы шулай урнашкан – баштан теоретик өлеш, аннары практик күнекмәләре сынап карала. – дип раслый Күзәтү эшләре Департаменты директоры урынбасары, административ тәҗрибә һәм хокук өлкәсен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, полковник Сергей Павлович Воронов. – Практик өлеше буген уза. Инспекторлар составы универмагта тикшерү эшләре башкарып чыгарырга, һәм тикшерүләр тәмамлангач җыелган нәтиҗәләр буенча яки күрсәтмә алырга, яки административ хокук бозу сәбәбеннән эш кузгатырга тиеш. Бу иң авыр өлеш. Чөнки штрафны һәркем сала ала, ә ни өчен салынганын аңлатырга бик катлаулы эш. Без ЦУМны сайларга булдык, чөнки монда гел шактый кеше йореп тора, һәм шулай ук бу йортның бер үзенчәлеге бар. Ул 70нче елларда тозелгән, ә норматив база бүгенге көнгә кадәр нык үзгәрде. Инспектор иске һәм яңа базаларны чагыштырырга һәм иң оптималь төрен сайларга тиеш.