Казанда “Иң яхшы дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы” һәм “Иң яхшы дәүләт янгын күзәтчелеге дознавателе” исеменә Бөтенроссия конкурслар финалы башланды

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

    28 октябрьдә Татарстан Республикасы Россия МЧСының баш идарәсендә “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге инспекторы” һәм “Иң яхшы дәүләт янгын  күзәтчелеге  дознавателе” исеменә Бөтенроссия конкурслар финалы башланды. Казанда мондый ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Янгын күзәтчелеге инспектор һәм дозновательләр арасыннан җиңүчеләрне билгеләү өчен республиканың барлык федераль округларыннан дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре килде.

    Ярышларда кайбер катнашучылар өчен куп кенә “ноу-хау” булуы ихтимал. Чөнки көтелмәгән хәлләр ГПН хезмәткәрләре эшендә байткак. Без һәр конкурсны катлауландырырга тырышабыз. Чөнки бу – прогресска таба юнәлеш. Шулай ук, монда дәүләт янгын күзәтчелегенең элитасы җыелачак. – дип раслады конкурс комиссиясе рәисе Сергей Павлович Воронов.

    Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре ул - юрист, психолог, педагог һәм инжинер белеменә ия булган кеше. – дип аңлата Күзәтү эшләре Департаменты директоры урынбасары, административ тәҗрибә һәм хокук өлкәсен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, полковник С.П. Воронов. – Белем булуы гына әз, кеше белән аралашу тәҗрибәсе булуы бик мөһим. Бу очракра халыкка информацияне җиткерүе җиңеләя.

    10.30 сәгатьтә конкурсның теоретик этабы үтте. Катнашучылар тест формасында янгын чыгу куркынычсызлыгы өлкәсендә һәм территория һәм халыкны табигый һәм техник характердагы гадәттән тыш хәлләр чыгуыннан саклау РФ законнары белемнәрен күрсәттеләр.

    30 октябрьдә 9.00 сәгатьтә ярышларның практик этабы булуы көтелә. Дәүләт янгын  күзәтчелеге инспекторларына ЦУМ сәүдә йортында янгын чыгу куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүен тикшерергә туры киләчәк, һәм соңыннан, тикшерү нәтиҗәләре буенча, документлар белән эш була. Ә ГПН органнары дознавателләре өчен янгын булган Красносельская урамы буенча урнашкан 22нче йортта тикшерү эшләре барышында җыелган материаллар яклавы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International