Татарстан Республикасында КСЭОН проекты камилләшүе дәвам итә

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

    Татарстан Республикасы янгын чыгу куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр ликвидацияләү һәм кисәтү комиссиясе боеруы буенча 2.08.2013 №23-13р республиканың беренче чиратта ашыгыч хәбәр итү системалары белән тәэмин ителәсе 197 торак пунктлары исемлеге расланган.

    ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча республика бюджетыннан 48 томда КСЭОН* (“Татарстан республикасында гаддәттән тыш хәлләр чыгу куркынычы турында ашыгыч хәбәр итү системасы” ) проекты документациясе эшләп чыгарылды. Чыгымнар сметасы 1 851,676 млн. сум тәшкил итә.

   2012 елда федераль бюджет счетыннан алдагы эшләр башкарылды:

-         6 муниципаль районнарында хәбәр итү мөмкинлеген булдыру өчен махсус җиһазлар куелды

-         Cell Broadcast технологиясе белән эшләнгән мобиль элемтә чаралары аша халыкка хәбәр итү пилот проекты эшләнгән

-         Республика радиотелевизион тапшыру үзәгендә 4 телеканал һәм радиоканаллар тоту пункты җиһазлары куелган һ.б.

    ТР МЧСы өчен эшләп чыгарылган СпикФон  ашыгыч хәбәр итү системасы 2 махсус вазифага ия (СпикФон – йортта торучыларны домофон трубкалары аша хәлакәт чыгу турында кисәтү):

-         гадәттән тыш хәл чыгуы белән 7 минут эчендә йортта, шәһәрдә яки районда торучыларны хәбәргә кую

-         йортта янгын чыгу очрагында торучыларга 2 минут эчендә хәбәр итү

    2015 елда цифр телевиденииясенә кучү сәбәбе буенча радиотелевизион үткәрү үзәгендә телевизион каналлар тоту җиһазлары сатып алу соравы карала.

    Бүгенге көндә Татарстан Республикасында региональ хәбәр итү систмаларын әзер рәвештә тотыр өчен республика бюджетыннан  ел саен  4.154 млн. сум бүлеп чыгарыла. Вакытлыча тикшерү эшләре алып барыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы үзәк хәбәр итү системасы һәрвакыт әзер режимда тора.


* КСЭОН - «Комплексная система экстренного оповещения населения об угрозе возникновения или о возникновении чрезвычайных ситуаций Республики Татарстан».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International