Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 75 тапкыр ярдәмгә чыккан. 8 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше үлгән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 26 тапкыр чыктылар. 37 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
26.10.2013 ел 22.59 Лениногорск шәһәре, Лесная урамы, 9 нчы йорт
Ут беркатлы бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 60 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1959 елгы ир - ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.