Бу вакытта тормыш өчен төп куркыныч – балаларның юка бозга чыгуы!

2024 елның 15 ноябре, җомга

    Бу хакта бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов брифинг вакытында искәртте. Тема:»сезоннар арасында һәм бозлык чорында су объектларында иминлекне тәэмин итү турында". Журналистлар белән аралашу «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә узды.
    Юрий Венедиктов докладны ел башыннан республика сулыкларында булган хәлләр статистикасыннан башлады. Аның сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә 88 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә 71 кеше һәлак булган, шул исәптән 5 бала, тагын 30 (алар арасында 6 бала) коткарылган. Узган елның шушы чорында 77 кеше һәлак булган (8 бала) һәм 67 кеше коткарылган (12) 101 очрак теркәлгән.
    Алга таба Юрий Венедиктов үзенең чыгышында кече суднолар хуҗаларын сезонны төгәлләргә өндәде. Ул искәрткәнчә, суднолар йөри торган елгаларда көймәләрдә һәм катерларда хәрәкәт итү навигацияне рәсми ябу вакытыннан тыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International