28 октябрьдан 1 ноябрьгә кадәр Казанда “Иң яхшы дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы” һәм “Иң яхшы дәүләт янгын күзәтчелеге дознавателе” исеменә Бөтенроссия конкурслар финалы узачак. Бу профессиональ осталык ярышлары янгыннардан саклану, аларны булдырмау буенча тикшерү алып баруны яхшырту һәм һөнәри чараларның сыйфатын арттыру максаты белән алып барыла.
Конкурс комиссиясен 7 кеше тәшкил итә. Комиссия башлыгы - Россия МЧС күзәтү эшләр Департаменты директоры урынбасары, полковник Сергей Павлович Воронов.
Ярышлар финалы 3 этаптан – практик һәм 2 теоретик өлештән торачак.
29 октябрьдә 9 сәгатьтә конкурс үткәрүен планлаштыру буенча җыелыш булачак. Аннары, 10.30 – 12.00 кадәр, компьютерлар классы базасында теоретик этап барышын күзәтергә мөмкин була. 30 октябрьдә 9.00 - 13.00 кадәр практик этабы булуы көтелә. Монда Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын чыгу куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Өченче этап 31 октябрьдә 9.00 – 12.00 сәгатьләрдә узачак.
Бәйгене йомгаклау тантанасы Күзәтү эшләре Департаменты директоры урынбасары, административ тәҗрибә һәм хокук өлкәсен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе, полковник С.В. Воронов катнашында 1 ноябрьдә 10 сәгатьтә үтәчәк.