Казан Универсиадасыннан Урал студентлары өчен тәҗрибә

2013 елның 25 октябре, җомга

    Урал Россия МЧС янгынга каршы хезмәт институтында Россия МЧСының Казан Академиясы башлыгы Харис Нәҗипович Хәмидуллин укучылар һәм укытучылар өчен XXVII Универсиада уеннарында куркынычсызлык һәм тәртип саклау темасына чыгыш ясады.

    Быел Казанда үткән Бөтендөнья студент ярышлары ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өстенә зур җаваплылык салды. Кунаклар арасында 162 илдән килгән 10105 спортсмен, 4400 төрле ил вәкиле, 1500 журналист, 30000 волонтер һәм 100 меңнән артык турист һәм тамашачы булды.

    Универсиадада куркынычсызлык саклау нигезендә күп кенә саклык чаралары каралды. Алар арасында Универсиада объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, су урыннарында куркынычсызлыкны саклау, тест ярышларын әзерләү һәм үткәрү, халыкны гадәттән тыш хәлләр чыгу очракларында белдерү, МЧС хезмәткәрләрен медицина хезмәте белән тәэмин иту һәм башкалар бар иде.

-     Үткәрелгән чаралар комплексы һәм эшләп чыгарылган структура  XXVII Бөтендөнья жәйге Универсиада уеннарында куркынычсызлык саклау эшләрен яхшы үткәрергә  мөмкинлек бирде. – дип тәмамлады чыгышын  Россиянең Татарстандагы МЧС Академиясы башлыгы Х.Н. Хәмидуллин. Россия МЧСның Урал дәүләт янгынга каршы хезмәт   институты башлыгы урынбасары Ю.Н. Калининский үз чиратында барлык институт җитәкчелеге исеменнән тирән эчтәлекле лекция өчен полковник Хәмидуллинга рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International