Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан.

2013 елның 25 октябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. 16 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 1 кеше зыян күргән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.

24.10.2013 г.  07.25  Казан шәһәре, Киров районы,  Богатырева урамы 13 нче йорт. 

3 катлы кирпеч бинаның 2 нче катында нитроэмаль  җитештерелә торган 910 цехта янгын чыга.  Мәйданы 120 кв.м.  Фаҗига нәтиҗәсендә үлүчеләр юк. 1967 елгы хатын-кыз зыян күрде (цехта эшләүче).  Янгынның сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International