Бүген Казанга эш визиты белән Россия гадәттән тыш хәлләр Министр урынбасары Владимир Степанов килде. Ул Россиянең Татарстан республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре эше белән танышты, һәм шулай ук күптән түгел үткән Ботендөнья Универсиада объектларына күз салды.
Владимир Степанов иң беренче Универсиада Авылын саклау янгын сүндерү часте белән кызыксынды. Коткаручылар составы белән танышканан соң министр урынбасары игътибарына Универсиада башлану алдыннан килгән техниканың яңа үрнәкләре куелды. Яшь коткаручылар белән аралашу тәмамлангач, чиратта Универсиада Авылы үзе, Татарстан Республикасының IT-паркы, “Казан-Арена” стадионы һәм су төре спорт сарае булды.
ФКУ “Татарстан буенча Россия МЧСы Баш идарәсе кризис үзәге"ндә уткән яңа ЦУКС бүлмәләре презентациясе һәм “КВЗ” ААҖда “Яклау һәм сәнәгый үзәген югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүэн оештыру” соравы буенча үткән конференция белән тәмамлады үз визитын Россия гадәттән тыш хәлләр Министр урынбасары Владимир Степанов.