Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәге һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган һәм Курскка чик буеннан килгән гражданнарга гуманитар ярдәм бирү буенча яңа пункт эшен башлап җибәрде. Вакытлыча күченеп килүчеләргә ярдәм итү өчен җәлеп ителгән волонтерлар арасында милли үзәкнең Татарстан Республикасындагы бүлеге вәкилләре дә бар.
Яңа үзәктә милли үзәк иреклеләре белән бергә психологлар, социаль фонд һәм мәшгульлек хезмәте белгечләре дә эшли. Яңа бинада волонтерлар күбрәк халыкка ярдәм итә алачак. Хәзер көн саен гуманитар җыелмалар сорап 1 меңгә якын гаилә мөрәҗәгать итә. Яңа үзәкне ачу тагын да күбрәк мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә һәм көн саен 3,5 мең гаиләгә беренче кирәк-ярак җыелмалары таратырга мөмкинлек бирде.