Бүген 3 катлы кирпеч бинаның 2 нче катында нитроэмаль җитештерелә торган 910 цехта янгын чыга. Янгын турындагы хәбәр 07.36 сәгатьтә килә. Хәзерге вакытта әлеге цехта эш туктатылган. Янгынның мәйданы 120 кв.м. тәшкил иткән. Фаҗига нәтиҗәсендә үлүчеләр юк. 1967 елгы хатын-кыз зыян күрде (цехта эшләүче). Халык өчен шартлау, төтен таралу куркынычы юк. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 40 кеше һәм 11 техника җәлеп ителде, шул исәптә МЧСтан 32 хезмәткәр һәм 8 техника.