Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан.

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше үлгән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.

23.10.2013 ел 04.53 Әлмәт МР, Каменка авылы, Речная урамы, 18 нче йорт

Ут беркатлы бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 100 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1965 елгы ир - ат мәетен табалар.  Янгынның сәбәбе – электр җиһазын кагыйдәләргә туры китермичә монтажлау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International