Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. 2 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын. 1 кеше үлгән, 2 кеше коткарылган, 2 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Шуларның 8сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.
22.10.2013 ел 20.25 Мамадыш МР, Яңа авылы, Березовая урамы, 1 нче йорт
Ут беркатлы бүрәнәле шәхси йортта чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгын сүндергән вакытта коткаручылар, 1940 елгы хатын-кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
22.10.2013 ел 02.28 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС авылы, 8/21 номерлы йорт, 227 нче фатир
Биш катлы йортның икенче катында ут чыга. Мәйданы 22,5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар ике кешене коткара, 1966 елгы ир-атны һәм хатын – кызны. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.