Барысына да игътибар! 16 октябрьдә Казанда халыкка хәбәр итүнең муниципаль системасының әзерлегенә өстәмә тикшерү узачак

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

    Казан шәһәренең халыкка хәбәр итү муниципаль системасының әзерлеген өстәмә комплекслы тикшерү халыкка хәбәр итү сигналларын гарантияле җиткерүне тәэмин итү максатыннан үткәрелә, дип билгеләделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

    «16 октябрьдә 10:40 - 10:43 кадәр соңгы хәбәр итү чаралары эшләтеп җибәреләчәк - бу тавыш сигналы бирә торган С-40 электромеханик сиреналары «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» һәм РСУ-300 һәм РСУ-600 сөйләм сиреналары җайланмалары, алар тавыш сигналыннан тыш «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» тавыш хәбәрен трансляцияләячәкләр - «ПРОВОДИТСЯ ПРОВЕРКА ГОТОВНОСТИ СИСТЕМЫ ОПОВЕЩЕНИЯ НАСЕЛЕНИЯ! ПРОСЬБА СОХРАНЯТЬ СПОКОЙСТВИЕ!». 
    Сирена тавышын ишетмәсәгез, борчылмагыз. Республика Рәисе күрсәтмәсе буенча республика хәбәр итү системасын модернизацияләү эшләре башланды. Барлык проблемалы зоналар да исәпкә алыначак", - дип хәбәр итте ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Вершинин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International